"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйзь кызының шәхси сайты

Балалар өчен җырлы-биюле уеннар

 

Ак калач яки коймаклар

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уртадагы баланы “кысып” куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Җыры:

Ак калач

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач:

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге.

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне сайлап кач!

 

Коймаклар

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

 

Кәрия-Зәкәрия

Балалар,  кулга-кул тотынышып, түгәрәкләп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

 

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы,

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

 

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

 

Бу бик яхшы биюче.

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз. •

Бу бик яхшы йөзүче..һ.б.

 

Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

 

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.

 

Шалкан

 

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар. Бер физик яктан көчлерәк бала уртада кала. Ул «шалкан» була. Калган­нары түгәрәк буенча хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларның эч­тәлеге түгәрәк уртасында хәрәкәт белән гәүдәләндерелә.

 

Бабай шалкан утырта,

Шалкан үсә, зур була.

Зур була, бик зур була,

Бабай йолкырга килә («бабай» килә).

Тарта бабай шалканны,

Ала алмый суырып

( «шалкан» ның биленнән алып тарта).

Чакыра ул ярдәмгә Әбине шунда күреп

(«әби»не чакыра һ. б.).

Әби тота бабайны,

Бабай тота шалканны,

Икәүләп тирләп-пешеп

Менә тарталар инде.

Тарталар, әй, тарталар,

Ала алмыйлар суырып,

Чакыра әби ярдәмгә

Малаен шунда күреп.

Малай тота әбине,

Әби тота шалканны,

Менә тарталар инде.

Тарталар, әй, тарталар,

Ала алмыйлар суырып.

Чакыра малай маэмайны,

Ярдәмгә шунда күреп.

Маэмай тота малайны,

Малай тота әбине,

Әби тота бабайны,

Бабай тота шалканны.

Тарталар, әй, тарталар,

Ала алмыйлар суырып.

Чакыра маэмай мәчене

Ярдәмгә шунда күреп.

Мәче тота маэмайны.

Маэмай тота малайны.

Малай тота әбине,

Әби тота бабайны.

Бабай тота шалканны,

Менә тарталар инде.

Ала алмагач суырып,

Чакыра мәче тычканны.

Тычкан мәчене тотып,

Мәче маэмайны тотып,

Маэмай малайны тотып,

Малай әбине тотып,

Әби бабайны тотып,

Бабай шалканны тотып,

Тарттылар, әй, тарттылар,

Чыгардылар йолкып.

 

Шалканны йолкып чыгаргач, егылып киткән кебек кыла­налар. Уен шуның белән тәмам була.

 

Ефәк элдем читәнгә

Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:

Ефәк элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

 

Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кул­ларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:

 

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

 

Беренче сафтагылар болай җавап бирә:

 

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагы- ларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чи­генәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.

Күрсәт әле, үскәнем

Балалар бер түгәрәк ясап, бер баланы уртага чыгара.таз үзләре күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эш г лар, уртадагы бала да җырлап аларга эш белән җава_. бара. Кырыйдагылар да «менә шулай, менә шулай» дип - кабатлап, аныңча кыланалар.

Җыр

—    Күрсәт әле, үскәнем, Ничек кошлар очалар? —    Менә шулай, менә шулай, Шулай кошлар очалар. —    Күрсәт әле, үскәнем, Ничек йөри поездлар? —    Менә шулай, менә шулай, Шулай йөри поездлар. Менә шулай, менә шулай. Шулай йөри поездлар: —    Күрсәт әле, үскәнем. Ничек урак уралар? —    Менә шулай, менә шулай, Шулай урак уралар. Менә шулай, менә шулай. Шулай урак уралар.

Паровоз

Алга таба барабыз Тик-так-так! Тик-так-так! Гөрләп чаба паровоз, Юл тап-тап, Юл тап-тап. Ак төтен артта кала: Пух-пах-пух! Пух-пах-пух! Вагоннар җырлап чаба: Ах-ах-ух! Ах-ах-ух! Свисток янгырап китә: Ту-ту-ту! Ту-ту-ту! Тавышы еракка җитә: Уу-уу-уу Уу-уу-уу! Бик күп җирләрне үттек: Чың-чың-чың! Чың-чың-чың! Станциягә җиттек: Дың-дың-дың! Дың-дың-дың! Зур паровоз уфылдый: Пуф-пуф-пуф! Пуф-пуф-пуф! Бүген нинди ардым, ди: Уф-уф-уф! Уф-уф-уф!

Аю-бүре

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек аю яки бүре булып берәр җирдә  посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» киләләр. Берәү аларга каршы очрап сораша: —Дуслар, кая барасыз? —Кара урманга барабыз. —Кара урманда нишлисез? —Кура җиләк җыябыз. —Җиләк белән нишлисез? —Җиләктән как коябыз. —Бүре килсә, нишлисез? —Урман буйлап чабабыз. Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар: Җиләк җыям, как коям, Карт анайга бүләккә; Монда җиләк күп икән, Аю-бүре юк икән. Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа баш лый. Кемне тотса, шул бүре була. Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә хезмәт итә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Прикреплённые документы:

27384_fotolar 981.JPG

.JPG, загружено: 27 января 2016